ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2018 ел
сишәмбе

 Сарман «Үзәкләштерелгән китапханә» хезмәткәрләре  “Башваткыч” тапшыруында катнаштылар.

Тапшыру эфирга “Татарстан – Яңа гасыр” (“ТНВ”) телеканалында 13 апрельдә 13.00 сәгатьтә, 15 апрельдә 18.00 сәгатьтә эфирга чыгачак. “ТНВ - Планета” телеканалы тапшыруны 14 апрель көнне 11.00 сәгатьтә күрсәтәчәк.

5 апрельдә  Мөслимдә “Без бергә” республика фестиваленең зона этабы узды.

Фестивальдә Сарман урта мәктәбе,Сарман гимназиясе,1 нче һәм 2 нче санлы Җәлил,Мортыш-Тамак,Нөркәй,Ләшәү Тамак,Азалак ,Юлтимер,Каташ-Каран,Әлмәт,Җәлил  гимназиясеннән 58 укучы  һәм укытучы катнашты.

Сарман гимназиясеннән Хакимуллиннар ,Ләшәү Тамактан

Халимовлар гаиләләре  һәм Нөркәйдән Махубрахмановалар иҗади осталыкларын, сәләтләрен күрсәтте.

06 апрельда Җәлил бистәсендә  2000 елгы һәм аннанда яшьрәк егетләр арасында  волейбол буенча район беренчелеге узды

9 апрель көнне Яр Чаллы шәһәрендә Республикакүләм “Татар егете” бәйгесенең гала-концерты булып узды. Районыбыз данын яклап бәйгедә Чураш авылыннан Динар Давлетшин катнашты. Ул “Иң җитез егет” исеменә лаек булды. Җитәкчесе – Чураш авыл мәдәният йорты директоры Сафина Рафиса Фатхрахманова.

Сарман муниципаль районындагы “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп  социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең хезмәткәрләре үзләренә беркетелгән  өлкән яшьтәге кешеләрнең өй кырларын, ишек алларын кардан чистартып, җыелып торган суларны ачып, ерганаклар ясап җибәрделәр. Эшләнгән  эш су басу куркынычын кисәтү максатыннан башкарылды. Нәтиҗәдә: су басу куркынычы янамый!

Санитар-экологик икеайлык "ЭКО - яз 2018" Карашай-Саклау авыл жирлеге территориясендэ старт алды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International