Яз җитү белән республика халкының Россия почтасы бүлекчәләрендә үзләрен талпан тешләүдән иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. "Антиклещ" ирекле иминият программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә.