Экологик өмә

2024 елның 19 апреле, җомга

"Эковесна-2024" республика конкурсы кысаларында Ләшәү-Тамак мәктәбе территориясендә экологик өмәләр уза.Әлеге акциядә мәктәпнең барлык хезмәткәрләре һәм 1-9 сыйныф укучылары катнаша.Территорияне чистарту буенча өмә үткәрү өчен территорияне генераль җыештыру чаралары планы төзелде, һәр сыйныфка участок беркетелде. Кирәкле инвентарь белән коралланып, балалар һәм педагоглар мәктәп территориясен тәртипкә китерәләр: чүп, яфраклар һәм үләннәр җыялар, агачлар һәм куакларның иске сботакларны кисеп алалар.Безнең мәктәптә өмә-ул территорияне төзекләндерү һәм чистарту чарасы гына түгел, укучылар һәм укытучылар коллективын тагын да ныграк берләштерү өчен искиткеч мөмкинлек тә. Сарман муниципаль районының «Агат» кибетенә мәктәп территориясен төзекләндерүдә күрсәткән ярдәме өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International