"Җәлил гимназиясе" нең 11 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Хөснетдинова И. Н.белән бергә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы алдыннан "Хәтер бакчасы" акциясендә катнаштылар һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә агач үсентеләре утырттылар. "Хәтер бакчасы" геройларны олыларга да, балаларга да күп еллар дәвамында искә төшерәчәк.