“Китап диңгезенә сәяхәт”

2015 елның 22 мае, җомга

22 майда үзәк балалар китапханәсе “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” проектына нәтиҗә ясау өчен беренче класс балаларын “Китап  диңгезенә сәяхәт” исемле  бәйрәмгә чакырды. Бу проектта җиңгән,  актив катнашкан,  белем дөньясына быел гына аяк баскан нәниләрне  “Үзәкләштерелгән китапханә” муниципаль бюджет учреждениесе директоры  Роза Гайфуллина бәйрәм белән котлап, бүләкләр тапшырды, укуларында уңышлар теләде. Проект кысаларында МББУ “Сарман гомуми белем бирү мәктәбе”ннән  Ганеева Мәдинә, Латыпов Камиль, МББУ “Сарман гимназиясе” ннән Миннеяров Рүзәл җиңүчеләр дип табылды.

   Мавыктыргыч, күңелле чарага кунакка әкият персонажлары  Хоттабыч карт, Белмәмеш, Буратино да килгән иде. Алар барысы да балалар белән бергә китап диңгезендә сәяхәт иттеләр. Буратино балаларга үзенең серле табышмакларын алып килсә, Белмәмеш шигырьнең азагын  балаларга тәмамларга, балалар китапханәсенә язылырга кушты. Бәйрәмне  үткәрүгә МББУ “Сарман гимназиясе” нең 3 сыйныф укучылары (класс җитәкчесе Алсу Нәфыйкова) зур өлеш керттеләр.

Бәйрәм балаларга бик ошады, алар рәхәтләнеп ял иттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International