1 февральдән эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре 4 процентка, айлык акчалата түләүләр 7 процентка артты

2016 елның 8 феврале, дүшәмбе

 

1 февральдән эшләмәүче татарстанлыларның картлык буенча иминият пенсияләре, аерым түләүләрне дә исәпкә алып 12525 сум булды.

Исегезгә төшерәбез, 2015 елдан башлап пенсияне индексацияләү пенсия баллары бәясен индексацияләү аркылы үткәрелә. 2016 елның 1 февраленнән аның бәясе 4 процентка артты: 71 сум 41 тиеннән 74 сум 27 тиенгә әйләнде.

1 февральдән федераль льготникларга айлык акчалата түләүләр 7 процентка индексацияләнде. Бу арту Татарстан буенча 356 мең, Район буенча 3374 федераль льгота алучыларга, шул исәптән эшләүче федераль льготасы булган пенсионерларга да кагыла.

Әлеге индексациянең мөһим аермасы шунда, ул бары тик эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләренә генә кагыла. 2015 елның 30 сентябренә  эшләмәгән пенсионерлар гына эшләмәүче булып исәпләнә.

Әгәр пенсионер 2015 елның 31 декабренә шәхси эшмәкәр, адвокат, нотариус булып Пенсия фондында исәптә тора икән, ул эшләүче пенсионер булып исәпләнә.

Пенсионер 2015 елның 30 сентябреннән соң , ягъни 2015 елның 1 октябреннән 2016 елның 31 мартына кадәр эшчәнлеген туктаткан очракта, бу турыда Пенсия фондына хәбәр итә ала. Моның өчен пенсионерга эшчәнлеген туктатканлыгы турында документлары( бу күп очракта хезмәт кенәгәсе) белән Пенсия фонды идарәсенә килеп гариза бирергә кирәк. Гаризасы каралганнан соң икенче айдан башлап пенсионерга пенсиясе индексацияне исәпкә алып түләнә башлый.

Пенсионер 2015 елның 1 октябреннән 2016 елның 31 мартына кадәр эштән туктаганлык турында гаризаны 2016 елның 31 маена кадәр бирә ала. Аннан соң, 2016 елның 2 кварталыннан башлап, эш бирүчеләр эшләүче пенсионерлар турында пенсия фондына гадиләштерелгән айлык отчет тапшырырга тиеш булулары сәбәпле, гариза биреп йөрүнең кирәге калмый. Пенсионерның эшләве турында мәгълүмат эш бирүчеләр тапшырган отчеттан автомат рәвештә алыначак.   

Гаризаны пенсия билгеләү һәм түләүгә гариза алучы барлык пенсия фонды идарәләре һәм күп функцияле үзәкләр кабул итә. Аны үзең, почта аша яисә вәкил аша бирергә мөмкин. Хәзерге вакытта Пенсия фондының Татарстан буенча бүлекчәсе 13 меңгә якын, Сарман районы пенсия фонды идарәсе 200 гариза кабул итте. 2016 елның 1 апреленнән эшләү-эшләмәүгә бәйсез рәвештә дәүләт пенсияләре, шул исәптән социаль пенсияләр 4 процентка индексацияләнәчәк. 2015 елда эшләгән пенсионерларга пенсияләренә өч баллдан да артык булмаган күләмдә август аенда корректировка ясалачак.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International