Сарман районы Рантамак авылында туып-үскән, Бөек Ватан сугышы ветераны Вахитов Тимергали Миннебай улы 25 январь көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бу көнне юбилярны котларга район, авыл җирлеге җитәкчелеге, туганнары җыелган иде. Юбилярга Россия Президенты В.В.Путинның Рәхмәт хаты тапшырылды, матур теләкләр җиткерелде.
Тимергали ага тормыш иптәше Даимә апа белән өч кыз, бер ул тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә 7 оныгы, 8 оныкчыгы куанычы белән яши. Аңа ныклы сәламәтлек, якыннарының игелеген күреп гомер итүен теләп калабыз.