"Рыцарский турнир" исемле КВН

2017 елның 27 феврале, дүшәмбе

Сарман балалар китапханәсе китапханәчеләре 22 февральдә Сарман гимназиясенең өченче класс укучылары арасында "Рыцарский турнир" исемле КВН үткәрделәр. Уенда "Пограничниклар" һәм "Десантниклар" командалары ярышты.  Командалар  җиңүгә омтылып,  ярышлар барышында, үзләренең белемнәрен һәм физик әзерлекләрен күрсәттеләр. Кызлар классташларын бәйрәм белән котладылар һәм беренче тапкыр жюри әгъзалары сыйфатында утырдылар. КВН бәйрәм рухында барды һәм  коллективта дуслыкның көчен арттырырга  ярдәм итте. Ярышта ике як та сынатмады һәм уен “дуслык”ның җиңүе белән тәмамланды. КВН укучыларга патриотик тәрбия бирү максатыннан үткәрелде. Бәйгеләрдә балалар Россия тарихы турындагы  сорауларга җавап бирделәр, хәрби җырлар тыңладылар, сафта марш атладылар, хәрби конкурсларда катнаштылар. Үткән тарихны белгән укучыларга бүгенге көннәрнең вакыйгаларын аңлау җиңелерәк булыр һәм алар Ватаныбызның чын патриотлары булып үсәрләр дигән өметтә калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International