“Туган телем – иркә гөлем” дип исемләнгән балалар иртәсе

2017 елның 27 феврале, дүшәмбе

Сарман үзәк балалар китапханәсе һәм “Ләйсән” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме туган як, татар теле, татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү максатыннан Халыкара Туган тел көненә багышлап “Туган телем – иркә гөлем” исемендә кичә үткәрде. Безнең туган телебез – татар теле. Бу көнне туган телебезне зурлап татар телендә шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды, татар халык уеннары уйнадык. Халкыбыз элек–электән тапкыр, зирәк булган. Тел турында мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар әйтештек. Балалар китапханәсе мөдире Раилә Хамзовна балаларны бик тә кызыклы итеп “Көчледә ул, бай да, ягымлы да татар теле”дигән китап күргәзмәсе белән таныштырып китте. Бәйрәмебезне Г.Тукайның “Туган тел”җыры белән тәмамладык.Бәйрәм бик күңелле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International