Ремонт эшләре ел әйләнәсе бара

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

Районда республика Президенты һәм дәүләт программалары буенча күләмле төзелеш һәм капиталь ремонт эшләре башкарыла. Авылларда бер-бер артлы модульле фельдшер-акушерлык пунктлары, клублар ачыла, ветеринария пунктлары сафка баса, капиталь ремонттан соң мәктәпләр, мәдәният йортлары яңа төсмер ала.

Ә быел бу юнәлештә нинди эшләр алып бару планлаштырылган – шулар турында сөйләвен сорап, без район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге начальнигы Айрат Гайфутдиновка мөрәҗәгать иттек.
– Программаларның берничәсе сәламәтлек саклау өлкәсенә кагыла. Шуларның берсе буенча быел Дүсем авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк, төзелеш 2 740 830 сумга төшәчәк. Биредә эшләр башланды инде – винтлы терәкләр монтажланды. Шундый ук эшләр Сармандагы табиблык амбулаториясе төзелешендә дә башкарылды. Биредә 5 422 680 сумлык эшләр планлаштырылган.

Иске Минзәләбаш авылы мәдәният йортында капиталь ремонт бара. Анда тәрәзәләр алыштырылды, хәзер бинаның фасады тышлана. Барлыгы 6 483 920 сумлык эш башкару күздә тотыла. Сармандагы “Лилия” балалар бакчасы да тышлана башлады (рәсемдә).  Аның эчке ремонт эшләре дә дәвам итә. Биредәге эшләр өчен 13 700 920 сум акча каралган. Белем бирү учреждениеләренә капиталь ремонт уздыру программасы буенча төзекләндерелә башлаган тагын бер объект – Әлмәт мәктәбе. Аның фасадын тышлау эшләре төгәлләнде. Эчке эшләр укулар тәмамлангач башланачак.

Иске Кәшер авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы да капиталь ремонт программасына кертелде. Анда әлегә өч тәрәзә алыштырылды.

Күпкатлы йортларга капиталь ремонт уздыру программасы буенча эшләр дә дәвам иттерелә. Быел аның буенча 15 йорт ремонтланачак. Аларның дүртесе – Сарманда, җидесе – Җәлил бистәсендә,  дүртесе — Петровка Завод авылында. Хәзерге вакытта Җәлилдә Нефтьчеләр урамындагы 1нче йортта эчке канализация челтәрен алыштыру эшләре төгәлләнде, шул ук урамдагы 7нче йорт металлосайдинг белән тышлана, эшләрнең 30 проценты башкарылган. Лесная урамындагы 21нче йортта эчке канализация челтәре алыштырыла, эшләрнең яртысы төгәлләнгән.  Җәлил урамының 9нчы йортын тышлау бара, эшләр 60 процентка үтәлгән.

Петровка Завод авылындагы күпкатлы дүрт йортта шулай ук капиталь ремонт үтәчәк. Аларның икесен тышлау эшләре башланды инде һәм эшләр 70 процентка башкарылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International