Игенче үзеннән торганны эшли, табигатьнең дә рәхимлеге кирәк

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

Районда язгы кыр эшләре башланды. Ашлама кертү агрегатлары күпьеллык үлән басуларына гына түгел, уҗым культураларына да чыктылар. 18 апрельгә 3000 гектарда – күпьеллыклар, 2600 гектарда көзге бодай басулары өстәмә сый алдылар.

Елдагыча, көзге бодай чәчүлекләренә ашлама кертүгә авиация – «АН-2» самолетлары да җәлеп ителде. Һәр агрофирмада берәр самолет эшли. Узган җомгада ук без район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Гөлүс Фәттахов белән «Җәлил» агрофирмасының Рантамак янындагы басуында булып, эшләрнең барышы белән кызыксынып кайттык.
Самолет 618 гектарлы бодай басуына аммиак селитрасы кертүдә эшли иде.

– Әлегә  старт күләмендә – гектарына 1 центнердан кертелә, - ди агрофирманың Карамалы бүлекчәсенең әйдәүче агрономы Булат Вәлиев. – Соңрак тагын кертеләчәк ашлама. Бер очышка 12 гектар җиргә ашлама кертә. Һава торышы мөмкинлек биргәндә, самолет көнгә 25-30 очыш ясый. Былтыр 43 рейс ясаган көне дә булды хәтта. Басуга ашлама алып чыгуда тракторчылар Наил Кыямов, Максим Григорьев, Мисхәт Габидуллин  эшлиләр. Кранда – Раил Гафиятуллин, ә ашламаны  самолетка салуга Раушан Әгъләмов һәм Ринат Гыйләҗетдинов җаваплы. Складтан ашламаны Наил Сәхәбетдинов төяп җибәрә.

Һава торышы мөмкинлек бирүгә килгәндә, җилнең тизлеге секундына 8 метрдан артса, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре буенча, бу самолетларга очарга ярамый икән. Шуңа көннәрнең тыныч, җилсез торуын телик.

Агрофирмада көзге бодай мәйданнары 6243 гектар тәшкил итә, күпьеллык үләннәр 2623 гектар били. Язда 6864 гектарда бөртеклеләр чәчәселәре бар. Шулай ук меңәр гектардан артык мәйданнарда рапс, көнбагыш, силоска һәм орлыкка кукуруз, 4046 гектарда шикәр чөгендере чәчәргә кирәк. Ә аңа кадәр әле дым каплауны башкарып чыгасы. Игенченең эшенең очы-кыры күренми кебек.

Күпьеллыкларга ашлама кертүдә «Амазоне» сиптергечләре эшләсә, уҗым басуларына үзйөрешле «Туман»нар чыккан. «Җәлил» агрофирмасында алар икәү эшли. Газета басылуга китәр алдыннан баш агроном Рафис Кашапов белән элемтәгә кереп, башкарылган эшләр турында  сораштык. «Туман»нар белән уҗымнар – 1685 гектарда, самолет белән 900 гектарда өстәмә сый алган, костерны тукландыру төгәлләнгән. Бүген тырма, чәчү агрегатлары басу кырына чыгарыла.

Яз язга ошамый шул. Былтыр 14 апрельдә инде чәчүгә чыкканнар иде игенчеләр.

– Шимбә көнне туфракта температура 4 градус иде, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов. – Чәчү өчен уртача 7-8 градус булса, ә иң оптимале 12-14 градус әйбәт. Бу соңгы көннәрдәге суыту куркыта. Инде игеннәр яңа тамырлар җибәрә, димәк, үсә башлаган. Ә тискәре температураның аларга зыян салуы ихтимал. Шуңа суыклар булмавын телисе генә кала.

Районда уҗым культуралары 19350 гектар мәйдан били. Аларның әйбәт кышлавыннан тыш, менә шулай язда да уңай һава шартлары килү мөһим. Техникалар язгы кыр эшләренә яхшылап әзерләнделәр, игенче бүген үзеннән торганын эшли, табигать тә көйсезләнмәсен иде инде.
Районда, көздән кертелгәннәрен дә исәпләп, һәр гектарга тәэсир итүчән матдәдә 110 килограмм минераль ашламалар тупланган. Бу – республикада икенче күрсәткеч.

Энҗимә Габдрәхимова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International