Сарман үзәк балалар китапханәсе язгы мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында үткән «В библиотеку – с родителями» исемле акциягә кушылды. Акция кысаларында «Семью сплотить поможет мудрость книг» исемле китап күргәзмәсе эшләде һәм әти –әниләр өчен «Прочитайте книжки дочке и сынишке» исемле әңгәмә үткәрелде. Балалар үзара бик теләп аралаштылар, үзләренең яраткан китаплары турында, әкият геройлары турында сөйләделәр, шулай ук китапханәгә кайткан яңа китаплар белән дә таныштылар. Әти – әниләр һәм китапханәчеләр балаларга тәрбия бирү, китапка мәхәббәт уяту турында фикер алышты. Әти – әниләргә сәламәт, акыллы һәм тәрбияле балалар үстерү өчен китап, җурналлар тәкъдим ителде.