Ра­йон­да юл­лар са­лу, ре­монт­лау бу­ен­ча прог­рам­малар эш­ли

2017 елның 7 июне, чәршәмбе

Юл­лар – тор­мыш ар­те­ри­я­се, ди­яр­гә яра­та­быз без. Ә ул ар­те­рия өз­лек­сез эш­лә­гән­дә ге­нә, ягъ­ни юл­лар­тө­зек, тот­кар­лык­сыз бул­ган­да гы­на тор­мы­шы­быз, эш­лә­ре­без көй­ле ба­ра. Соң­гы ва­кыт­лар­да ра­йон үзә­ген­дә дә, авыл­лар­да да бу юнә­леш­тә үз­гә бер җан­лы­лык си­зе­лә.

Бү­ген­ге көн­дә юл­лар­да нәр­сә­ләр баш­ка­ры­луы ту­рын­да сөй­лә­вен со­рап, без ра­йон Баш­кар­ма ко­ми­те­ты­ның инф­рас­турк­тур үсеш бү­ле­ге на­чаль­ни­гы Ай­рат Гай­фет­ди­нов­ка мө­рә­җә­гать ит­тек.

– Ра­йон­да юл­лар са­лу, ре­монт­лау бу­ен­ча бер­ни­чә прог­рам­ма эш­ли. Бү­ген эш­ләр «То­рак пункт­лар­да­гы ас­фальт-бе­тон  юл-урам чел­тә­рен ре­монт­лау» һәм «То­рак пункт­лар­ның юл-урам чел­тә­рен нор­ма­тив хәл­гә ки­те­рү» прог­рам­ма­ла­ры­на ни­гез­лә­неп алып ба­ры­ла. Июнь ба­шы­на баш­ка­рыл­ган­нар­ны ка­ра­сак, бе­рен­че прог­рам­ма бу­ен­ча Сар­ман­ның Те­реш­ко­ва, К.Маркс урам­на­ры­на ас­фальт са­лын­ды, Тө­зү­че­ләр ура­мын­да­гы 4нче йорт­ның, Ис­ха­ки ура­мын­да 1нче йорт­ның ишек ал­ла­ры­на тү­шәл­де. Алар­да 7,5 мил­ли­он­нан ар­тык сум­лык эш­ләр баш­ка­рыл­ды. Аэ­ро­порт­ка ки­лү юлы ас­фальт­лан­ды, би­ре­дә 2441,791 сум үз­ләш­те­рел­де. Ал­да исә тө­зе­лә тор­ган та­биб­лык ам­бу­ла­то­ри­я­се­нә ба­ру юлын, Җә­лил бис­тә­сен­дә бер­ни­чә ишек ал­дын, җәя­ү­ле­ләр юлын ас­фальт­лау бу­ры­чы то­ра.

Икен­че прог­рам­ма­га ка­ра­ган юл­лар­да вак таш җә­е­лә. Мо­ның өчен бар­лы­гы 20 мил­ли­он сум ак­ча ка­ра­лып, эш­ләр Сар­ман­ның Га­га­рин ура­мын­нан М.Җә­лил ура­мы­на чы­гу тык­ры­гын­да, Ле­нин ура­мы­ның 59,61, 65,16 йорт­ла­ры ишек ал­ла­рын­да, С.Рә­фый­ков ура­мын­да баш­ка­рыл­ды. Пет­ров­ка За­вод авы­лы­ның – Де­каб­рист­лар, Мос­та­фин­ның – Ок­тябрь һәм Ов­раж­ная урам­на­рын­да, Яңа Әх­мәт авы­лы­ның М.Җә­лил ура­мын­да эш­ләр ту­лы­сын­ча тө­гәл­лән­де. Яну­рыс­та 8 Март ура­мын­да таш тү­шә­ләчәк. Лә­шәү Та­мак­та фельд­шер-аку­шер­лык пунк­ты­на ба­ру юлын, Тү­бән Чыр­шы­лы­да Горь­кий ура­мын ти­еш­ле хәл­гә ки­те­рү план­га са­лын­ды. Эш­ләр­не Аз­на­кай­ның «Тат­неф­те­дор» җәм­гы­я­те баш­ка­ра.

Сар­ман­ның Ле­нин ура­мын­да да кү­ләм­ле эш­ләр баш­ка­ры­ла. Би­ре­дә юл­га ас­фальт җә­е­лә­чәк. Хә­зер ис­ке бор­дюр­лар­ны алып, яңа­ла­рын ур­наш­ты­ру ба­ра. Бар­лы­гы 13100 мең сум­лык эш­ләр план­лаш­ты­рыл­ган, алар­ны «Ав­тост­рой» җәм­гы­я­те алып ба­ра.Сар­ман­ны әй­лә­неп уза тор­ган юл­да да эш дә­вам ит­те­ре­лә­чәк. Ан­да бы­ел 50 мил­ли­он сум­лык эш баш­ка­ру күз­дә то­ты­ла. Би­ре­дә Аз­на­кай­ның «Тат­неф­те­дор» җәм­гы­я­те эш­ли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International