Чәчүлекләр югары бәя алды

2017 елның 21 июне, чәршәмбе

Чәчүлекләргә Сабантуйлар алдыннан бәя бирү буенча булган матур традициягә тугры калып, быел да дәрәҗәле комиссия аларның торышын тикшерде.

Узган атнада «Агрокөч төркеме» җәмгыяте, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, агрофирмаларның баш агрономнарыннан, белгечләреннән торган комиссия, басу-кырларда булды. Чәчүлекләрне шулай ук  муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, «Агрокөч» җәмгыяте генераль директоры урынбасары Ринат Гобәйдуллин, «Агрокөч төркеме» җәмгыяте директоры Фәнис Газетдинов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, «Россия авыл хуҗалыгы үзәге»нең район филиалы начальнигы Рамил Нәҗметдинов, «АгроЭксперт төркеме» җәмгыятенең Казан филиалы директоры Андрей Плескач та карадылар.

Тикшерү аграр көллият басуларыннан башланды. Көллиятнең Сарманда – 736, Мөслимдәге филиалында 300 гектар җирләре бар. Быел, орлык яңарту максатыннан, язгы бодайның «Экада 109» сортлы һәм арпаның «Раушан» сортлы элиталы орлыкларын алганнар. Алар 23әр гектарда чәчелгән.

– Уңышы 40 центнердан ким булмас, дип көтәбез, - ди көллият директоры Зөбәер Әһелтдинов.-  Бу безгә киләсе елга 70 процент мәйданга чәчәрлек сыйфатлы орлык бирәчәк.

Комиссия составындагы белгечләр, яфрактан тукландыру үткәргәндә, тагын да югарырак уңышка өметләнә алуларын билгеләп үттеләр. Әгәр инде финанс мөмкинлекләре юк икән, тәҗрибә рәвешендә, зур булмаган мәйданда сынап карарга киңәш иттеләр. Бу чәчүлекләр, янәшәдәге көзге бодай басуы да әйбәт бәяләнде.

Алдагы тукталыш «Сарман» агрофирмасының шикәр чөгендере басуы кырында булды. Кырында, дию, дөрес тә булып бетмәс. Эчкәрәк кереп, билгеле бер участокта санап, гектарга ничә үсемлек барлыгын исәпләп чыгардылар. Кимендә 85 мең данә, дигән нәтиҗәгә килделәр. Агрофирмада «АгроЭксперт төркеме» җәмгыяте, «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» белән берлектә, биопрепаратлар кулланып, чөгендернең уңышын һәм шикәрлелеген күтәрү буенча тәҗрибә участоклары да бар. Аларның гомуми мәйданы 1000 гектарга тула (ә барлык чөгендер мәйданнары 4000 гектар тәшкил итә), гектардагы үсемлекләр саны исә 99 мең данә дип исәпләнде.

Киләсе тукталыш та шикәр чөгендере басуында булды, тик «Нөркәй» агрофирмасында «Амети» Америка технологиясе буенча игелә торганында. Белгәнебезчә, ул стандарт игүдән рәт араларының 11 сантиметрга киңрәк булуы һәм ул араларның эшкәртелүе белән аерыла. Быелдан стандарт игүдә дә рәт араларын эшкәртергә керештеләр. Басуда гектарына 120 мең данә үсемлек барлыгы исәпләп чыгарылды, бәянең дә иң югарысын алды ул. Алмаслык та түгел, үсемлекләрнең торышы – менә дигән. Көздән җире ашланган, тавык тизәге дә кертелгән.

Язда чәчкәндә, сыек комплекслы ашлама кергән тагын. Агрофирманың сидераль пар, борчак басуларын карап уздык. Сидератка майлы торма чәчелгән басу да комиссия әгъзаларының күңеленә хуш килде. Көннәр болай әйбәт торганда, ул көн саен 3 сантиметрга үсә икән. Инде шактый масса туплаган һәм, ул гектарына 300 центнерга җитсә, аны эшкәртергә керешәбез, диләр агрофирма белгечләре.

Районда сидераль парга әлеге культура һәм гәрчич чәчелгән, аларның гомуми мәйданы 5700 гектар тәшкил итә. Ринат Гобәйдуллин да майлы торманың туфракның уңдырышлылыгын күтәрүен, чирләргә каршы көрәшүен искә төшереп,алга таба парга буш мәйданнар калмаска тиешлеген, ягъни чиста пардан китү мөһимлеген ассызыклады.

Агрофирманың борчак басуында җиренең тигезлеге, чәчүнең сыйфатлы башкарылуы билгеләп үтелде. Шунда ук, корткычлар зыян китермәсен өчен, күзәтеп тору кирәклеге дә әйтелде, урак вакытында комбайннарны югалтуларсыз эшләрлек итеп көйләү турында да сөйләшеп алдылар. Бу басу югары бәя алса, көнбагышның куерак чәчелгән булуы ачыкланды. Гектарына 65 мең данәдән артса, бер-берсенә комачау итә, башлары бәләкәй була икән. Ә менә арпа басуы барысын да сокландырды. 27-30 апрель көннәрендә чәчелгән 1194 гектарлы бу басуда “Раушан” сортлы элиталы орлыклар чәчелгән. Көздән җиргә кош тизәге кертелгән, чөгендердән калган ашлама да эшли әле. Димәк, ашы җитәрлек.

– Матур басу, ничә центнер уңыш алырга планлаштырасыз? – ди Ринат Гобәйдуллин.

 Белгечләрнең, гектарыннан 50 центнер, диюләренә каршы, ул:

 – 70не планлаштырып эшләргә кирәк,  - дип, киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде.

Көзге шепкән, аннан соң көзге бодай басуына тукталдык. 432 гектарлы басуда элиталы “Скипетр” сортлы бодай чәчелгән. Көздән шулай ук кош тизәге кертелгән, язда тырмаланып, самолет белән тукландыру үткәрелгән. Үсемлекләр инде башаклана. Бер башакта 48 бөртек санап һәм үсемлекләр саныннан чыгып, биологик уңышның гектарыннан 84 центнер буласын исәпләп чыгардылар.

Агрофирмада арпа барлыгы 2833 гектарда чәчелгән. 1822 гектарда – язгы бодай, 5016 гектарда көзге культуралар игелә. 1597 гектарда кукуруз, аның 525 гектары – бөртеккә чәчелгән. Шикәр чөгендере мәйданнары 3960 гектар тәшкил итә.

Алга таба маршрут “Туган як” агрофирмасының Саклаубаш бүлекчәсе басуларына китерде. Аның 6800 гектар җирләре бар. 1500 гектарда – арыш, 1700 гектарда – язгы бодай, 1050 гектарда – арпа, шулай ук рапс, силоска куруруз, азык катнашмасы чәчкәннәр. “Радонь” сортлы арыш аеруча югары бәя алды, аның һәр гектарыннан 45-50 центнер уңыш бирүен дә көтәләр. Шунысын да әйтергә кирәк, соңгы бер-ике елда биредә ашламалар белән тәэмин ителеш яхшырды, шулай ук көздән эшкәртелмәгән җирләр калмый. “Җәлил” агрофирмасына юл яңадан “Сарман” агрофирмасы басуларына китерде. Бөртеккә чәчелгән кукуруз, гектарыннан кимендә 40 центнер уңыш вәгъдә иткән “Экада 66” сортлы язгы бодай җирләре сокландырды. Кучкыл яшел төстәге, киң яфраклы үсемлекләре белән каршылаган басу “Скипетр” сортлы көзге бодай басуы булып чыкты. Ул 19-22 августта чәчелгән булган. Куелыгы әйбәт, гектарыннан 56 центнер биологик уңыш (физик үлчәүдә – 44-45 центнер) бирер дип көтәләр. “Агрокөч төркеме” җәмгыятенең баш агрономы Рөстәм Хәбибрахманов та соклануын яшермәде.

– 2008 елда бөртеклеләрдән уртача 34,4 центнер уңыш алган идек, - ди ул. – Быел шул елны хәтерләтә. Әмма бу һич тә сүлпәнләнергә ярый, дигән сүз түгел, игеннәрне тәрбияләү эшләрен дәвам итәргә кирәк.

“Җәлил” агрофирмасының шикәр чөгендере  басуы аша узып, “Сарман”ның районда чәчүгә беренче булып керешкән арпа басуына килдек. Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре белән 19 апрельдә ул басуда без дә булган идек. Ул көнне хәтта кар да явып алды. “Раушан” сортлы арпа бер дигән үсеп килә. 257 гектарлы люпин басуы да бик матур.

– Люпин чәчелгән өч басу күрдем башка агрофирмаларда (башка районда), әмма мондый матуры берсендә дә юк, - диде анда тукталгач, “Агрокөч төркеме” директоры Фәнис Газетдинов. – Чөгендергә тиң кыйммәтле культура бит ул. Үзе яхшы элгәр булып тора.

Люпинны бездә моңарчы чит илләрдән кертелгән кытай борчагы (соя) урынына үстерәләр, ул шуның белән дә кыйммәтле.

950 гектарлы рапс басуын да ошаттылар.

– Басуыгыз матур, - диде Фәнис Таҗетдинович. – Булачак уңышы күзгә күренә, аның кулга керүе үзегездән тора. Чәчәкашарга каршы эшкәртү белән соңармаска кирәк.

“Сарман” агрофирмасының 28146 гектар сөрүлек җирләре бар. Бөртеклеләр аның 13213 гектарын били. 4000 гектарда шикәр чөгендере, 999 гектарда көнбагыш, 1100 гектарда рапс, 808 гектарда көзге шепкән игелә. 3908 гектар күпьеллык үләннәре бар, 1525 гектарда силоска кукуруз чәчелгән.

“Җәлил”агрофирмасының сөрүлек җирләре 27142 гектар тәшкил итә. Язгы культуралар быел 7787, көзгеләре 4139 гектар мәйдан били. Азык культуралары 3891 гектарда, техник культуралар 6306 гектарда игелә. Агрофирманың люцерна басуы, шикәр чөгендере кебек үк, бер дигән, дип бәяләнде. Аннан икенче ел файдаланалар. Шушы көннәрдә сенажга ала башлаячакларын әйттеләр. Быел аны өч тапкыр чабып алу мөмкинлеге  булырга да ошаган.

205 гектарлы арпа басуы кырында бик озаклап торылмады. “Күз тимәсен, тизрәк китик”, - диештеләр. Сидератка чәчелгән ак гәрчич басуын бу көннәрдә, мөгаен, инде эшкәртә торганнардыр. Чөнки аның вакыты җитүе турында әйтелде. Анда башта “Кевон”, аның артыннан БДМ белән кереп, “кара яндырып” эшкәртеп куярга тиешләр. Сидератларны эшкәртеп бетерү срогы – 20 июль.

“Скипетр” сортлы көзге бодай басуында тукталгач, агрофирманың басулары кырлары чабылган, эшкәртелгән булуын билгеләп:

– Басуларны күрсәтеп, оятка калырлык түгел. Гомумән, “Җәлил”дә игенчелек культурасы нык күтәрелде, - диде Фәнис Газетдинов. – Басу үзе дә чиста, үсемлекләрдә авыру күренми. Хәзер яфрактан калий белән тукландырырга гына кирәк.

Бу үсемлектәге азот башакка барсын өчен шулай эшләнә икән.

Агрофирманың көнбагыш басуы да югары бәяләнде. Шулай булмыйни?! Биредә аны чәчкәндә, Ринат Гобәйдуллин чәчкечне үзе көйләшкән бит! “Җаен китерә алмый, өч көн азапландык”, - ди ул. Борчак басуына тукталгач, агрофирма директоры Эдвард Төхбәтуллин аны ничек итеп кыраудан саклауларын әйтеп алды. Борчак 30 апрельдә чәчелгән. Ул тишелеп чыккач, төнгә 7 градуска кадәр салкын әйтелгән. Үсемлекләрне кырау алмасын өчен, басу кыры буйлап салам ташып, төне буе яндырып, төтен белән салкынга каршы көрәшкәннәр. Бу үзе генә дә, руслар әйтмешли, “многого стоит”.

Быелдан басуларның электрон карталарын булдыру бурычы да куелган. Соңыннан нәтиҗә чыгарганда, ул да исәпкә алынды. Бу эшнең аеруча “Җәлил” агрофирмасында тиешле югарылыкка куелуы билгеләп үтелде. Комиссия басуларның торышы буенча да “Җәлил” агрофирмасыныкыларны иң яхшылары дип тапты. Шулай итеп, ул беренче урынга лаек булды. Икенче урын “Сарман” һәм “Нөркәй” агрофирмаларына бирелде. Өченче урында – “Туган як” агрофирмасының Саклаубаш бүлекчәсе һәм Сарман аграр көллияте. Алар район Сабантуенда бүләкләнәчәкләр.

Энҗимә Габдрәхимова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International