Бүген Сарманның "Дулкын" спорт-сәламәтләндерү комплексы янындагы паркта "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" хәйрия акциясе үткәрелде. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Сарман җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Гөлүсә Харисова аз керемле гаиләләрдән булган беренче сыйныфка баручы балаларга мәктәп кирәк-яраклары тапшырдылар. Акция кысаларында күп балалы һәм янгыннан зыян күргән гаиләләргә дә ярдәм күрсәтелде, җырлар яңгырады, биюләр башкарылды. Соңыннан балаларны Сарманның "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә чәй табынына чакырдылар.
Исегезгә төшерәбез: акция кысаларында бүген 20.00 сәгатьтә район үзәк ял паркында "Сарман" киноучреждениесе мультфильм күрсәтәчәк.