«Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!»

2017 елның 16 августы, чәршәмбе

Менә унынчы ел инде  Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе үтә. Аның максаты: мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керергә әзерләнүче аз керем-ле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче нәниләрне беренчел кирәк-яраклар тутырылган букчалар, спорт костюмнары белән тәэмин итү, шул рәвешле сабыйларны сөендерү, беразга гына булса да, аз керемле гаи-ләләрнең хәлен җиңеләйтергә булышу.
Бу уңайдан район үзәгендәге “Дулкын” бассейны артындагы паркта зур тантана үтте. Сарман һәм якын-ти-рә авыллардан килгән балалар, аларның әти-әниләре өчен сәнгать мәктәбе укучылары үзләренең дәртле биюләрен, яшь башкаручыларыбыз Әлфиназ Бәдертдинова, Ралина Мөхәммәтҗанова, Гүзәл Нәбиуллина матур җырларын бүләк иттеләр.
— Районда, традиция буларак, “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе старт алды. Бу  игелекле эштә катнашкан һәр кешегә, оешма-предприятиеләргә зур рәхмәт белдерәм, - диде муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин.
Аннан соң ул хәйриячелек эшендә зур өлеш керткән оешмаларга, аерым алганда, ветеринария берләшмә-се җитәкчесе Илфат Солтановка, нотариаль контора нотариусы Рәйсә Салаховага, район суды җитәкчесе Ринат Хәйбрахмановка, “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗинага, Сарман аграр көллияте җитәкчесе Зөбәер Әһелтдиновка акцияне оештыру комитетының Рәхмәт хатларын, истәлек бүләкләре тапшырды.
— Хөрмәтле балалар! Бу көн мәктәп тормышын башлаганда матур бер мизгел булып исегездә калсын. Ты-рышып укыгыз. Әти-әниләрегезне яхшы билгеләр белән генә сөендерегез. Сезгә бәхетле киләчәк, укуда зур уңышлар, әти-әниләргә бала тәрбияләүдә сабырлык, шатлык, куанычлар телим”, - диде ул, чыгышын дәвам итеп. - Һәркемнең үз баласын тәрбияле, белемле итеп күрәсе килә. Әлбәттә, моның өчен дәүләт җитәкчеле-ге дә, “Бердәм Россия” партиясе дә бар көчен куя.
Фәрит Мөнәвирович тантанага чакырылган беренчегә баручыларның һәркайсына мәктәп букчалары белән спорт костюмнары тапшырды. Бу көнне мондый бүләккә 24 бала лаек  булды. Бишенче баласын көтүче Ека-терина Котова гаиләсенә (Әлмәт авылы) исә  мультиварка тапшырылды. “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе йорт-җирләре янып, бернәрсәсез торып калган Сарман авылыннан күп балалы Альбина һәм Илдар Йосыповлар гаиләсенә дә матди ярдәм әзерләгән иде. “Булдыра алган кадәр ярдәм кулы сузган һәркемгә  без бик рәхмәтле. Үз игелекләре үзләренә кайтсын”, - диделәр алар, эчкерсез куануларын белде-реп. Район Башкарма комитетының яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге дә бәйрәмгә буш кул белән кил-мәгән иде. Аның җитәкчесе Илгизәр Гаделшин балаларга бассейнда 30 сәгатьлек бушлай шөгыльләнү мөм-кинлеге бирүче  сертификатлар бүләк итте. Бәйрәм “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә чәй табыны артында дәвам итте. Кичен үзәктәге ял паркында балалар өчен татарча кинофильм күрсәтелде.
Сүз уңаеннан
Быел район буенча 430 бала беренче класска укырга барыр, дип көтелә. Шуларның 61е – “Мәктәпкә әзерлә-нергә ярдәм ит” акциясе кысаларында бүләкләнүчеләр исемлегендә. Аларның 37се – Җәлилдән. Моннан тыш, икенче класстан алып унберенчегә кадәр тагын  10 укучыга ярдәм итү каралган.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International