16 август көнне Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә , этнокультура кысаларында, “Татар халык ашлары “ көне үтте. Сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез белән тары ярмасыннан кыстыбый пешерү серләрен искә төшердек . Соңыннан тәмләп чәй эчтек.