Карашай-Саклау авыл җирлеге яңалыклары

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Туган тел-иң матур , иң газиз, иң татлы тел. Әти-әни, әби-бабаларыбыз туган коннән башлап туган телдә бишек җырлары көйли, тел ачылуга туган телдә сөйләшергә  өйрәтәләр. Бүген, 21 февраль-Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан Карашай-Саклау авыл китапханәсендә “Туган телем-татар теле, син гомерлек юлдашым” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде, укучылар белән очрашып туган телебез турында сөйләштек, викторина сорауларына җавап бирделәр. Табышмаклар, мәкаләләр әйтештек. Безнең максат: балаларга туган илебезне, туган телебезне яратырга өйрәтү, бөек Тукай телен-татар телен саклап калу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International