Җәлилдә ярминкә гөрләде

2017 елның 4 октябре, чәршәмбе

Бакчаларда, басу-кырларда көзге уңыш җыелгач, районнарда, шәһәрләрдә ярминкәләр оештыру матур тра-дициягә керде. Аларны халык көтеп ала. Чөнки сайлап алу мөмкинлеге күп. 18 сентябрьдән авыл хуҗалыгы ярминкәләре республикакүләм башланып киттеләр. Сарманлылар Яр Чаллы шәһәрендә Г.Тукай Яр буе урамындагы “Төзүче” стадионы мәйданында сәүдә итәләр. Узган шимбәдә район мәгариф учреждениеләре башкалада үткән ярминкәдә катнаштылар. Шул ук көнне Җәлил бистәсендә дә сәүдә гөрләде. Анда муници-паль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәри-пов та катнаштылар.
– Ничә ел чыгып, күптән мондый ярминкәне күргән юк иде. Бик ошады. Бай, мул уңышлы, продукция төрле-леге белән дә аерылып тора, - диде олы яшьләрдәге Земфира апа. – Оештыручыларга зур рәхмәт.
Район җитештерүчеләре ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдим иткән бәяләргә таянып сату иттеләр. Итне килограммын 300 сумнан, сөтне литрын 30 сумнан алырга мөмкин иде. Бәрәңгене килог-раммын 15 сумнан саттылар. Яңгыр пыскаклап явып торуына карамастан, халык җаны теләгән яшелчәсен, җиләк-җимешен алды. Бигрәк тә эремчек, сөт, пешкән ризык саткан нокталарда җанлылык сизелде.
– Бүген илле литр сөт саттык. Каймак, эремчек алып килгән идек. Тиз арада сатылып бетте, - диде Кәүҗияк авылыннан килгән крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Зөһрә Галимҗанова.
Агрофирмалар сәүдә иткән нокталарда халык, чират торып, ит сайлады. Кош-кортына, малына дип, кемдер шәхси сәламәтлеген кайгыртып, солы, арпа-бодай, арышны килограммлап та, капчыклап та алды. Барлык авыл җирлекләре дә бизәлгән аерым палаткаларда шәхси хуҗалыкларда үстерелгән каз, үрдәк, тавыгын алып килгән иделәр. Бистә халкы йомырка, сыр, балан пирогларын яратты.
– Кабак бик тиз сатылып бетте, хәтта матурлык өчен күргәзмәгә куйганнарын да сорап алдылар, - диде Ләке авыл җирлеге башлыгы Лилия Шәрипова.
Ашамлыктан тыш, ярминкәдә бәйләнгән оекбаш-бияләйләр, башмаклар, кофта-күлмәк, агачтан ясалган өс-тәл-урындык та сатып алырга мөмкин иде. Җәлил мәктәпләре һәм балалар бакчалары үзләренең хуҗалык бакчаларында үстерелгән яшелчә-җимешләрдән, алардан ясалган кайнатмалардан сату-күргәзмә оештыр-ганнар иде. Төрле баллар, шифалы үләннәр, мунча себеркесе, агачлар белән сәүдә итүчеләр янында да са-тып алучылар шактый күренде. Җәлил мәдәният йортының сәнгать осталары концерты ярминкәгә бәйрәм рухы өстәде. Дәртле җырлар, биюләр көннең салкынлыгын оныттырып торды. Теләгәннәр биеп тә алды.
Көзге ярминкә ай ахырында район үзәгендә дә планлаштырыла. Гомумән, ярминкәләр – күңелле очрашу-лар, күрешүләр урыны да. Анда теләгән һәркем катнаша ала: кемдер сата, кемдер сатып ала. Ярминкәләргә рәхим итегез, хөрмәтле райондашлар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International