8 майда Күтәмәле авылында Бөек Җиңүнең 73-еллыгын билгеләп үттеләр

2018 елның 8 мае, сишәмбе

8 майда Күтәмәле авылында Бөек Җиңүнең 73-еллыгын билгеләп үттеләр. Бәйрәмне Күтәмәле мәктәбе, Яңа Имән авыл җирлеге һәм клуб хезмәткәрләре оештырдылар. Чарага Бөек Ватан сугышы ветераннары да килделәр. Халыкны бәйрәм белән Сарман шагыйре Әшрәфулла Зарипов, авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Гәрәев, "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" җитәкчесе һәм җирлек депутаты Альбина Сабирова, авылның күренекле шәхесе Ләззәт Әхмәтшин котладылар, тыныч тормышта яшәүне теләделәр. Ветераннарга бүләкләр дә тапшырдылар. Обелискны яңартуда ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерелде. Мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә белем бирү төркемендә тәрбияләнүче балалар, авыл халкы җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, мемориалга тәкыялар һәм тере чәчәкләр куйдылар, шарлар очырдылар. Бәйрәм бик күңелле үтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International