Сарман районы «Шәфкатъ» үзәге: Җиңү көне

2018 елның 11 мае, җомга

   2018 елның 9 маенда Сарман авылының үзәк мәйданында, Бөек Җиңүнең 73 –еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, Парад һәм митинг үтте. Бәйрәм көнне Сарман районы “Шәфкатъ” үзәге белгечләре, волонтерлар белән берлектә, тантаналы чараларда актив катнаштылар. Волонтерлар концерт номерларында һәм маршировкада катнашты, ветераннарны бәйрәм дәвамында озата барды. Сугышта үлеп калган солдатлар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде. Сарман районы “Шәфкатъ” үзәге коллективы  мәңгелек ут янында чәчәкләр һәм веноклар салуда катнашты. Шулай ук бу көнне “Җиңү көне” флешмобы һәм “Җиңү вальсы” акциясе үткәрелде. Бәйрәм тантанасыннан сон беркем дә таралмады: сугыш елы җырлары яңгырады, кыр кухнясы эшләде, иҗат төркемнәре чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International