Сарман районы "Шәфкатъ" үзәге: “Җәйләрегез хәвеф – хәтәрсез үтсен!”

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

   Җәй үзенең матурлыгы белән һәрьяклап җәлеп итсә дә, юл, су буйларында, урманнарда, җәмәгать урыннарында, уен мәйданчыкларында балаларны бик күп күңелсезлекләр дә сагалап тора.  Моңа буш вакытның күп, һава торышының матур булуы, әти – әниләр тарафыннан контрольнең аз булуы да  этәргеч булып тора. Балаларны төрле күңелсезлекләрдән кисәтү  максатыннан, Сарман районы “Шәфкатъ” гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге  белгечләре 14 июнь көнне гаиләләргә махсус рейд оештырдылар. Әти – әниләр балаларга   төрле урыннарда  үз – үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтүдә һәм үзләштерүдә төп ярдәмчеләр булырга тиешлеген истә тотып,  алар белән тематик әңгәмәләр уздырдылар, мәгълүмати буклетлар өләштеләр. Таратылган материаллар  кыска һәм аңлаешлы телдә:  янгын,  юл читләрендә, су буйларында, өйдә, җәмәгать урыннарында куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәүне тәэмин итүгә  юнәлтелгән иде. Җәйләребез күңелле үтсен! Күңелсезлекләр ишек шакымасын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International