Сарман районы “Шәфкатъ” үзәгендә пожар вакытында эш итү буенча күмәк тренировка узды

2019 елның 8 феврале, җомга

7 февраль көнне Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы "Сарман муниципаль районындагы "Шәфкатъ" халыкка комплекслы социаль күрсәтү хезмәт дәүләт автоном учреждениесы" территориясендә квартал саен үткәрелүче  социаль ярдәм алучыларны коткару  һәм хезмәткәрләрнең янгын куркынычы вакытында үз-үзләрен тотышын тишерү максатыннан Россиянең  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Сарман муниципаль районы вәкилләре катнашында өйрәнүләр үткәрелде. Өйрәнүләр вакытында ясалма оештырылган янгын сундерү, ял итүчеләр һәм хезмәткәрләр  өчен тавышлы хәбәр бирү узәгенен эшләү-эшләмәве, запас чыгу урыннары тикшерелде, янгын куркынычсызлыгы сак хезмәтенә янгынның вакытын,  кайсы урында икәнен, оешманың адресын әйтеп хәбәр бирелде. Коткару буенча өйрәнү эшләре  хезмәткәрләрнең һәм ял итүчеләрнең ишек алдында җыелуы белән төгәлләнде. Җитәкчелек тарафыннан өйрәнүләр тулысынча уңай яктан бәяләнде, янгынга карты автоматлаштырылган система үз вакытында эшләде, алга куелган максатлар һәм бурычлар үтәлде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International