Укучыларны авыр сугыш еллары, Ленинград блокадасы вакыйгалары белән таныштыру, икмәккә хөрмәт, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан Иске Минзәләбаш мәктәбендә “ Ленинград блокадасы. Якташларның хәтирәләре” дип аталган класс сәгате уздырылды. ТАССРның төзелүенә 100 ел уңаеннан, укучылар якташларының Ленинград Блокадасы турында истәлекләрен тыңлап киттеләр.