ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

21 февраль көнне  якташыбыз, язучы,  ТАССРның  һәм  Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Гаяз Исхакый премиясе лауреаты Рәфкать Кәрәминең 75 яшьлек юбилеена багышлап “Кәрәми укулары” исемендә Җәлил бистәсенең 2нче урта мәктәбендә фәнни-гамәли конференция узды.

Сарман үзәк балалар китапханәсе һәм “Ләйсән” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме туган як, татар теле, татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү максатыннан Халыкара Туган тел көненә багышлап “Туган телем – иркә гөлем” исемендә балалар иртәсе үткәрде. Безнең туган телебез – татар теле. Бу көнне туган телебезне зурлап татар телендә шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды, татар халык уеннары уйнадык. Халкыбыз элек–электән тапкыр, зирәк булган. Тел турында мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар әйтештек. Балалар китапханәсе мөдире Раилә Хамзовна балаларны бик тә кызыклы итеп “Көчледә ул, бай да, ягымлы да татар теле”дигән китап күргәзмәсе белән таныштырып китте. Бәйрәмебезне Г.Тукайның “Туган тел”җыры белән тәмамладык.Бәйрәм бик күңелле үтте.

«23 нче февраль-Ватанны саклаучылар көне» уңаеннан «Сарман» кинотеатрында «А зори здесь тихие», «Зимнее утро» кинофильмнары күрсәтелде, Юлтимер һәм Саклаубаш мәдәният йортларында бәйрәм дискотекалары оештырылды.


 

Сарман балалар китапханәсе китапханәчеләре 22 февральдә Сарман гимназиясенең өченче класс укучылары арасында "Рыцарский турнир" исемле КВН үткәрделәр. Уенда "Пограничниклар" һәм "Десантниклар" командалары ярышты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International