ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2017 ел
чәршәмбе

16 август көнне Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә , этнокультура кысаларында, “Татар халык ашлары “ көне үтте.

15 август көнне районыбызның мәдәният йорты үзешчән сәнгать осталары Зәй районы Сармаш-Баш авылына зур концерт белән чыкты. Якын районнар арасында үзара мондый очрашулар матур традициягә әйләнеп бара. Сармашбашлылар артистларны зур әзерлек белән, бик җылы каршыладылар. Сарман сәнгать осталарының җыр- биюләре тамашачыларны битараф калдырмады, концертта һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде. Артистлар да, авыл халкы да концерттан күтәренке кәеф, яхшы хисләр белән таралды. Сарман район мәдәният йорты директоры Гөлүсә Галиева Сармашбашлыларга зур рәхмәтләрен әйтте һәм истәлек бүләге тапшырды.

Менә унынчы ел инде  Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе үтә. Аның максаты: мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керергә әзерләнүче аз керем-ле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче нәниләрне беренчел кирәк-яраклар тутырылган букчалар, спорт костюмнары белән тәэмин итү, шул рәвешле сабыйларны сөендерү, беразга гына булса да, аз керемле гаи-ләләрнең хәлен җиңеләйтергә булышу.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International