Татар халкы, башка халыклар кебек үк, элек – электән үзенә генә хас булган милли киемнәре белән аерылып торган. Киемнәрдә халыкның рухи дөньясы, милли үзенчәлекләре чагылган. Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә.Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең күп көчен генә түгел,бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын,зәвыгын да салган. Нөркәй авыл китапханәсе 2 һәм 4 сыйныф укучыларына “Милли киемнәребез” дигән темага әңгәмә үткәрде.Китапханәче Мостафина Р.Р. укучыларны татар халкының милли киемнәрнең тарихы белән таныштырды, презентация күрсәтте.