17 апрельдән 24енә кадәр җөмһүриятебез күләмендә язгы игелек атналыгы узды.Шул уңайдан Иске Минзэлэбаш китапханәсендә дә байтак чаралар үтте.Атна дәвамында "Шәфкатьлелек визиты" игълан ителеп, тыл ветераннарының өйләренә йөрелде, китаплар, газета-журналлар илтелде; "Мәрмәр һәйкәл-утлы хатирә" исеме астында обелискка экскурсия ясалды, аның тирәсе чистартылды; башлангыч сыйныф укучылары белән "Табигать нигъмәте- сәламәтлек нигезе" темасына экологик дәрес үткәрелде; балалар бакчасында "Китап-серле дөнья" исемендә информация көне уздырылды.