Районда дәүләт телләре турындагы закончалыкны тормышка ашыру комиссияләр утырышында каралды

2017 елның 5 июне, дүшәмбе

2 июньдә район Советының кече утырышлар залында районда Татарстан Республикасында дәүләт телләре турындагы закончалыкны тормышка ашыру комиссиясенең, район Советының законлылык, хокук саклау һәм җирле үзидарә, экологик һәм инфраструктур үсеш мәсьәләләре буенча даими комиссияләренең берләштерелгән һәм киңәйтелгән утырышы узды.

Аны район Башлыгы урынбасары, Гүзәл Гәрәева алып барды. ”Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” ТР законы таләпләренең районда үтәлеше белән Гүзәл Гәрәева таныштырды. Мортыштамак авыл җирлеге мисалында законның җирлекләрдә үтәлешен үз чыгышында шул авыл җирлеге башлыгы, район Советының экологик һәм инфраструктур үсеш мәсьәләләре буенча даими комиссиясе рәисе Мәҗит Әхмәтгәрәев яктыртты. Санитар икеайлык нәтиҗәләре турында административ комиссиянең җаваплы сәркатибе Айдар Хөснетдинов информациясе тыңланды. Каралган сораулар буенча фикер алышуларда Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре, спорт бүлекләре, оешма җитәкчеләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International